№24с/х формасы статистик хисапларына караганда, 2020 елның 1 февраленә барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 9255 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1124 башка кимрәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре: «Красный Восток Агро " АҖ 1251 башка кимегән. Савым сыерлары саны узган ел белән чагыштырганда 89 башка кимегән.
«Пашков С.И.» крестьян – фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында дуңгызлар саны үзгәрешсез кала-4999 баш.