Буыннар хәтере-киләчәк байлыгы

2020 елның 7 феврале, җомга

Кичә Карахуҗа авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Буыннар хәтере – киләчәк байлыгы» дип исемләнгән халык иҗаты район фестиваленең 1 нче көне узды.
    
Жюри әгъзалары составына Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина, Югары Ослан муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Лилия Галимуллина, Югары Ослан муниципаль районының иҗтимагый советы әгъзасы Людмила Александровна Ибрайчева, Югары Ослан муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Римма Сергеевна Троицкая керде.
    
Фестиваль барлыгы 5 этаптан тора:
- хәрби, патриотик җырлар инсценировкасы;
- декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре;
- сәнгатьле уку;
- хореография номеры;
- "Шәфкать" операциясе. 

Конкурсантларның программалары конкурс нигезендә карала һәм 5 баллы система буенча бәяләнә. Иң яхшы башкаручылар район мәдәният йорты сәхнәсендә узачак финалда катнашырга чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International