музыкальные руководители, логопеды, психологи. “Ел тәрбиячесе”республика һөнәри конкурсының зона этабы

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 13 нче «Гусельки» катнаш төрдәге балалар бакчасында» Ел тәрбиячесе «республика һөнәри конкурсының зона этабы узды. 

Конкурсның зона этабында муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.  Яшел Үзән, Биектау, Питрәч һәм Югары Ослан районнарыннан килгән катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Ундүрт балалар бакчасы тәрбиячесе жюри әгъзаларына эш тәҗрибәсен тәкъдир иттеләр һәм балалар белән педагогик чара үткәрделәр. Бу этапта безнең район данын Югары Осланның «Солнышко» балалар бакчасы Л.В. Мөхәммәтҗанова яклады.
 
Нәтиҗәләр буенча финалның 20 катнашучысы билгеләнәчәк. Л.В. Мөхәммәтҗановага конкурста уңышлар телик.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International