Бокс спорт кыю егетләр өчен - без тагын пьедесталда!

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның 4-7 февралендә 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
            
Танылган тренер Капитонов Владимир Алексеевич җитәкчелегендә яшь боксчы Ранэль Гыйсматуллин әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады, киеренке тренировкалар бушка китмәде.  Ранэль бокс буенча ТР Беренчелегенең бронза призеры булды.

Спортчыны һәм аның тренерын зур спорт уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International