Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 8 феврале, шимбә

Район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында чираттагы оператив киңәшмә узды, киңәшмә эшендә һәрвакыттагыча палаталар рәисләре катнашты.

Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Районның рәсми сайты белән эшләү, яңалыклар тасмасын һәм норматив-хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү, районның муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, аларны сайтка урнаштыру мәсьәләләре каралды.
  
Алда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова, система администраторы Алексей Савичев, Башкарма комитетның оештыру бүлеге начальнигы Вероника Александрова хәбәр иттеләр.

Соңыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Александр Федотов барысын да «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышларында катнашырга чакырды.

Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International