Кичә Яшел Үзән шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында 8 муниципаль район вәкилләре катнашты.
«Хатын - кыз – лидер» номинациясендә Югары Ослан муниципаль районын Фәридә Янтыкова тәкъдим итте, «хатын - кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә-Фидания Нурисламова.
Фәридә Янтыкова «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасында күпьеллык хезмәте өчен оешма рәисе З.Р. Вәлиеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.