Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Район башлыгы урынбасары гражданнардан үзара салым җыюның барышы турында мәгълүматны гомумиләштерде.
Район халкына шуны да искәртергә кирәк, гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җыеннар 2019 елның ноябрь - декабрь айларында районның 54 торак пунктында узды. Халык җыеннары 48нче, 6 торак пунктта халык саны түбән булу сәбәпле үткәрелмәде. 47 торак пунктта яшәүчеләр «әйе»дигән карар кабул иттеләр.
Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г. Абдуллина «Буыннар хәтере – киләчәк байлыгы» дигән халык иҗаты фестиваленең беренче сайлап алу этабына йомгак ясады.
Аннары берничә эш моменты турында фикер алыштылар, аларның нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.