Татарстан районнарында "туган көнегез белән, ветеран! " акциясе кысаларында котлаулар дәвам итә

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Югары Ослан авыл җирлегендә дә бүген, 2020 елның 11 февралендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Петров Вениамин Петровичны 94 яшьлек юбилее белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, Югары Ослан муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар. 
Вениамин Петрович Чуаш Республикасының Кызыл Армия районы Байсубино авылында туган. Сугыш елларында 137 запас укчы полкында сугыша, аннан 154 аерым конвой батальонында атучы була, ефрейтор исеме бирелә.
Бүләкләр тапшыру һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җитәкчелеге Югары Ослан авыл җирлегенең Киров исемендәге бистәсенә кунакка килделәр. Вениамин Петрович адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе яңгырады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International