РОСРЕЕСТР БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНА КҮЧҮ КЫСАЛАРЫНДА САЙТТА ПЛАНЛЫ ЭШЛӘР БАШКАРА

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар!
Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.
Аерым алганда, профилактик чаралар 7-9 февральдә үткәрелде, шулай ук 15-16 февральгә планлаштырылган. Профилактика үткәрү вакытында сервисларны кыска вакыт эчендә сүндереп торырга мөмкин. Шуны да билгеләп үтик: сайттагы сервислар аңлаешлы булмаса, гариза яки запросны дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) бирергә мөмкин, аның филиаллары адреслары белән рәсми сайтта танышырга мөмкин mfc16.tatarstan.ru. экстерриториаль принцип буенча документлар тапшырганда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына (Казан ш., Кулагин ур., 1) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International