Анонс

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 21-23 февралендә Гимнастика үзәгендә (Казан шәһәре, Сыртланова ур., 6) «хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья Кубогы этабы»халыкара ярышлары узачак.  Шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләр уйнатылачак. Бу турнир 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннарына квалификация (сайлап алу) ярышлары булып тора.  Ярышларда дөньяның 35 иленнән 200ләп спортчы катнашачак.
Әлеге ярышларның югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, Югары Ослан муниципаль районы халкын әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Ярышларга керү ирекле.
Элемтә өчен җаваплы зат - «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО мәдәният һәм тамашачылар программалары идарәсенең функциональ менеджеры Ваһапова Инна Дамир кызы, тел.: + 7 927 489 97 42 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International