Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев агымдагы сораулар буенча Башкарма комитет аппараты белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Район Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, муниципаль казна учреждениеләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре башлыклары бер атна эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.