Төзәлмәслек яра-Әфганстан. Тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе. Якыннарын югалткан кешеләр, яшьлекләре кызу сугыш һәм әфган кояшы булган кешеләр өчен. Сугыш күптән бетте, әмма югалту – ул тере авырту, ул калган гомеренә.
15 февральдә Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага багышлап район үзәк китапханәсендә «Әфганстан: онытуга хокуксыз " дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Анда әдәби - публицистик әдәбият, вакытлы басмалардан мәкаләләр һәм фоторәсемнәр тәкъдим ителә.
Күргәзмә материаллары Әфганстанны үткән, Әфган сугышына яки «кайнар нокталар»да хезмәт итүгә карата нинди дә булса мөнәсәбәт булган кешеләр турында сөйли. Әфганчыларның үзләре язган шигъри җыентыклары иң ихлас хисләр уята.
Бу шигырьләр үзенчәлекле хәлләрдә туды, алар артында - яшь егетләрнең дулкынландыргыч һәм фаҗигале язмышлары. Йөрәк, шатлык һәм күз яшьләре аша үткән сугыш юлларын укыгач, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәт аша узган буын язмышы турында ирексездән уйлана башлыйсың. Әфганстан Демократик Республикасында үзенең интернациональ бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистлар – Югары Осланлылар турында сөйләүче язмалар аерым урын алып тора.