Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түремдә
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен туган телемдә.
Заман миңа “Югарыга мен!”, - диеп
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле.
1999 нчы ерның 17 нче ноябреннән бирле 21 нче февралҗ көнне Халыкара телләр көне билгеләп үтелә.
Ә 2008 нче елны Берләшкән Милләтләр Оешмасының генералҗ Ассамблеясы Халыкара телләр елы дип игүлан иткән иде.
Телләрне өйрәнү, саклау, үстерү өстендә районда күп эшләр башкарыла. Аның максатчан Программасы эшләп килә.
Халыкара телләр көненең үз планы бар. Аның буенча атна буе район мәгариф оешмаларында һәм кулҗтура учакларында төрле чаралар карарган. Ул чаралар район газетасында һәм рәсми сайтында яктыртылып барачак.
Г. И. Дәүләтшина, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты, Бөтендөнҗя татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе