Узган җомгада Виктор Тимиряев рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды, анда район предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан салымнар һәм иминият кертемнәре буенча бурычлар, шулай ук законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк хезмәт хакы түләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Комиссия эшендә шулай ук район прокуратурасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3нче районара инспекциясе вәкилләре катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары тарафыннан карарлар кабул ителде һәм тикшерелгән һәр оешма буенча күрсәтмәләр бирелде, шулай ук булган бурычларны түләү сроклары билгеләнде.