Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, безнең район территориясендә тупланып яшәүче халык саны буенча дүртенче урында-әрмән халкы. Аларның төп өлеше Татар Борнашы авылында урнашкан. Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары катнашында узган җыелышта район территориясендә әрмән милли-мәдәни автономиясенең төбәк вәкиллеген булдыру турында Карар кабул ителде.
Вәкиллекнең рәисе итеп бертавыштан Меружан Абгарянны сайладылар. Район мәдәният чаралары планына әрмән халык бәйрәмнәрен кертү һәм милләтара чаралар үткәргәндә актив хезмәттәшлек итү турында килештек.