Аграрийларның эш көннәре: агроиминләштерү практикада

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген аграрийларның күбесе киләчәк уңышны иминиятләштерү турында уйлана. Чөнки агроиминләштерү республика керә торган төбәкләр өчен аеруча мөһим һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора.
Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге культуралар һәлак булу сәбәпле 120 млн. сум компенсация алган. Барлык сумма диярлек «Красный Восток Агро»АҖенә туры килә. Без агрохолдинг генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык:
- Билгеле булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көзге чәчү чыгымнарын иминиятләнгән кырларда гына компенсацияләргә дигән карар кабул итте. Татарстанда 218 мең га һәлак булган көзге культураларның 12,5 мең га мәйданда чәчүлекләр иминләштерелгән булып чыкты.
2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминләштерүгә ярдәм итү системасы бар иде, ул чакта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100% ын түләде, ә берникадәр вакыттан соң дәүләт иминият премиясе бәясенең 50% ын компенсацияләде. Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан рәвештә җибәрелде һәм аларның күләме федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International