Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 3 кеше килде. Гражданнар җир сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.