Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 нче елның 19 нчы февралендә Яр буе Морквашы авыл җирлегендә 55 ел бергә гомер иткән Филипповлар Геннадий Михайлович һәм Анна Андреевнаның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. 

Бергә гомер итүнең 55 еллыгы уңаеннан Филипповларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Яр буе Морквашы авыл китапханәчесе И.Р. Прохорова, балалары, туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International