«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны районның медицина оешмаларына китерү буенча эш алып барыла. Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2020 елның 19 февраленә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 122 граждан медицина оешмаларына китерелгән.
Район медицина оешмаларына илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә алып барыла. Медицина тикшерүен үтүче барлык гражданнар да чыгу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтеп куелган.