Шеланга, Куралово һәм Введенский бистәсе мәктәпләре укучылары конституциячел хокукны белүчеләр булдылар.
Югары Ослан районы судында юрист көненә багышланган иншалар конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләү булды. Безнең районнан өч бала сертификат һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Бу хакта безгә Югары Ослан районы судында хәбәр иттеләр.
" Юрист көненә багышланган конкурста катнашу өчен сертификатлар белән Шеланга мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Виктория Антонова, Куралово мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Дарья Баринова һәм Введенский Бистәсе мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Максим Подгородов бүләкләнде. Вакил Мөхәммәтҗанов һәркемгә яхшы сүзләр тапты, кулларын кысып бүләкләр тапшырды. Конкурста катнашучылар үзләре әйтүенчә, жюри аларның эшләренә уңай бәя бирер, ә район суды хезмәткәрләре шундый игътибар күрсәтерләр дип уйламаган да".