Спецназ отставкага китми

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

23 февральдә илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу көнне без туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаучыларга, шулай ук тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Шуның белән бергә без киләчәктә Ватанны саклауга басучыларны да котлыйбыз.       
Бәйрәм алдыннан район үзәк китапханәсе сезнең игътибарга «Спецназ отставкага китми»дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмәдә әлеге тематикага караган нәфис китаплар, мәкаләләр, вакытлы матбугат басмаларыннан басмалар тәкъдим ителә. Әлеге материал укучыларны РФ Кораллы көчләренең барлыкка килү тарихы, аларның заманча структурасы, хәрби традицияләр һәм хәрби дан символлары, элек-электән мактаулы булып саналган хәрби хезмәт белән таныштырачак.      
Нәфис әдәбият әсәрләреннән укучы Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган, Әфганстанда һәм Чечняда үлемгә барган, үз сәламәтлеген кызганмаган, Ватаныбызның чәчәк атуы өчен эшләгән кешеләр турында белә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International