Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының илле бишенче утырышы узды.
Утырыш эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, район Советы депутатлары, район активы, район хезмәтләре, учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Район башлыгы Марат Зиатдинов сессиядә 2019 елда районның үсеш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Утырыш ахырында бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ана даны – Материнская слава» медале белән Югары Осланның «Мякишев В. Н.» ШЭ юристы Мякишева Резидә Салават кызы бүләкләнде.
Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Раков Вячеслав Юрьевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Югары Ослан муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы " муниципаль бюджет учреждениесенең үзәк район китапханәсенең әйдәп баручы библиографы Александра Нина Валерьян кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Югары Ослан муниципаль районының «Волжская новь» газетасы редакциясе филиалы директоры, «Татмедиа «акционерлык җәмгыяте баш мөхәррире Муфталиев Нурат Заһид улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.