Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы нәтиҗәләре билгеле булды . Бу этапта Матюшино урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. 9 нчы сыйныф укучысы Фәйрушин Вагыйз Татарстанның 63 яшьтәше арасында абсолют җиңүче булды. 8 сыйныф укучысы Зарипов Руслан призер булды. Матюшино мәктәбе коллективы балаларны һәм аларның укытучысы Гаделшин Илгизәрне котлый , Казан шәһәрендә узачак йомгаклау этабында уңышлар тели.