Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Барлыгы 6 кеше кабул ителде. Гражданнар җир сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.
Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарларының шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International