Бүләкләү!

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

«Эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсе Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның бүләкләрен һәм котлауларын тапшыру белән башланып китте.
-    Җәмгыятьне рухи яктан торгызуга, сәнгати зәвык, яшь буында патриотизм хисен формалаштыруга һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен, шулай ук 70 яшь тулу уңаеннан композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Гатауллин Риф Хоббул улы Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- ГТО ның Алтын билгесен тапшыру традициягә әверелде. "Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия спорт комплексы нормативларын үтәү нәтиҗәләре буенча ГТОның алтын билгесе белән бүләкләнделәр:
- Чемоданов Егор-Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы;
- Анохина Ксения-район мәдәният йорты режиссеры-куючы;
- Баймяшкин Дмитрий-Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбенең ОБЖ укытучысы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International