Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 нче елның 25 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Барановлар Виктор Николаевич һәм Людмила Алексеевна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
 Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч.  
Ирле-хатынлы Барановлар лаеклы хезмәт юлы уздылар. Алар үз балаларын әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләп, балаларына хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатларына ирешүдә максатчанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алганнар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Барановлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
      
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә ирле-хатынлы Барановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Алар адресына Куралово авыл җирлеге Башлыгы В.А. Квашнева, туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International