19 февральдә ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм»республика конкурсы старт алды. Муниципаль этап 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Район халкын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурста җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә, ә барлык катнашучылар да иң кыйммәтле бүләк алачак - бу ата-бабалары турында истәлекләрне җыю, саклау һәм алга таба тапшыру мөмкинлеге.
Гаризалар архив бүлегендә кабул ителә: тел. 2-14-85 яки электрон почта аша Lyudmila.Spirina@tatar.ru конкурс шартлары белән тулырак Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Эшчәнлек/грантлар, архив конкурслары" бүлегендә танышырга мөмкин.