2020 нче елның 26 нчы февралендә Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә Фокеевлар Михаил Иванович һәм Нина Тимофеевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Авырлыкларга һәм төрле каршылыкларга карамастан, алар барлык авырлыкларны да җиңеп, тормыш юлы аша бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәт алып бара алдылар. Михаил Иванович һәм Нина Тимофеевна матур һәм тату гаилә кордылар, мәхәббәт, татулык һәм иминлек сакладылар.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы хөрмәтенә Фокеевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Печище авыл җирлеге башлыгы Л.В. Яковлевтан бик күп җылы сүзләр әйтелде.