Районыбызның спорт горурлыгы

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2020 елның 20-23 февралендә Бөгелмәдә авыр атлетика буенча ТР беренчелеге узды. Әлеге ярышларда безнең талантлы спортчы Потапов Максим, Югары Ослан муниципаль районы «спорт мәктәбе» МБУ тренеры Ришат Мансуров шәкерте катнашты. Максим әлеге ярышларга максатчан әзерләнде. Бик лаеклы көндәшләр булса да, Максим җиңүгә омтылышын күрсәтте һәм үзенең иң дәрәҗәле авырлык категориясендә 1 урын алды.

Әлеге ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча Максим Идел буе федераль округы ярышларында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын яулады.

Тренер Мансуров Ришат Мансуровичны һәм Потапов Максимны югары спорт нәтиҗәләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International