Март аенда " Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү «грант программасы старт ала.
Конкурс программасында 24 ай узмаган крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала. Әлеге программа буенча грант ярдәменең түбәндәге күләмнәре билгеләнде:
- эре мөгезле терлек үрчетү (ит һәм сөт юнәлеше) 5 млн. сумга кадәр;
- калган юнәлешләр буенча 3 млн. сумга кадәр.
Катнашу шартларының берсе-үз акчалары хисабына 10% күләмендә проектны финанслау.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча тулырак мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 2-18-54, 2-19-63 телефоннары аша алырга мөмкин.