1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителү уңаеннан Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеранны шефлыкка алдылар.
"Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш йөзеннән, үзәк белгечләре «Доброволец» отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Федина Анастасия Николаевнага бардылар.
Ветеранга бинаны җыештыруда адреслы ярдәм күрсәтелде, азык-төлек продуктлары китерелде.
Анастасия Николаевна кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде, ә балалар, үз чиратында, ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар.