«Присяжный утырышчыларга кандидатларның исемлекләрен һәм запас исемлекләрен тикшерү турында» 27.01.2020 ел, №21 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, присяжный утырышчыларга кандидатларның исемлекләрен һәм запас исемлекләрен тикшерү буенча эш тәмамланды, район (шәһәр) судлары эше һәм Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Югары Ослан муниципаль районы буенча присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләре төзелде.
Хәзерге вакытта присяжный утырышчылар исемлегенә кертелгән гражданнарга белдерү буенча эш алып барыла. Расланган исемлекләр, ә аларга район буенча барлыгы 928 кеше кертелгән, Татарстан Республикасы Президенты һәм Югары Ослан район судына закон белән билгеләнгән срокларда җибәреләчәк, шулай ук «Волжская новь»район газетасы битләрендә басылачак.