2020 нче елның 3 нче мартында 14.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район Иҗтимагый советының беренче утырышы була. Көн тәртибе:
1. Иҗтимагый советның 2019 елгы эше турында хисап
2. 2020 елга Иҗтимагый советның эш планын раслау турында
3. Гражданнарны кабул итү графигын раслау турында
4. 2019 елда гражданнарның үзара салым акчасына төзелеш һәм ремонт эшләрен тормышка ашыру барышы турында
5. Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү критерийлары турында
6. Сыйфатка бәйсез бәя бирү үткәрелә торган оешмалар исемлеген билгеләү турында
7. "Сайлаучыларның хокукый культурасы һәм активлыгы» район халкының сайлау участокларына килү проблемасы турында фикер алышу. Чишү юллары.
8. Яшьләр белән эшләүнең торышы һәм районда яшьләр хәрәкәтен активлаштыру чаралары турында.