«Архив эшен популярлаштыру буенча комплекслы белем бирү программасы турында» гамәлгә ашыру нигезендә республикада «яшь архивчы мәктәбе»проектын гамәлгә ашыру өчен база мәйданчыклары – мәктәпләр билгеләнде. Безнең районда төп мәйданчык булып Югары Ослан урта мәктәбе тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәр ай саен база мәктәпләре укучылары өчен дәресләр үткәрә , аларның максаты - авыл, район тарихы, күренекле кешеләр турында сөйләүче документаль материаллар җыюда ярдәм күрсәтү.
2020 елның 26 февралендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУда «яшь архивчы» программасы буенча чираттагы дәрес узды, анда Югары Ослан мәктәбенең 10 сыйныф укучылары, тарих укытучысы С.В. Хуртина катнашты.