Коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыру турында

2020 елның 28 феврале, җомга

«Коррупциягә каршы тору турында» 25.11.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтләре хәзерге вакытта муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәшләренең (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат җыялар.

Коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә хезмәткәрне отпускта булган чорда, вакытлыча эшкә яраксызлык чорында яисә вазыйфаи бурычларны үтәмәгән чорда мәгълүмат бирү бурычын үтәүдән азат итү күздә тотылмый.

Исегезгә төшерәбез, «коррупциягә каршы тору турында» 25.11.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырмау яисә белә торып ялган яки тулы булмаган мәгълүмат бирү ышаныч югалу сәбәпле эштән азат ителүгә китерә.

Муниципаль хезмәткәрләрнең закон таләпләрен үтәү эшен активлаштырырга һәм мәгълүматларны тапшыруны 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча төгәлләргә тәкъдим итәбез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International