Россиянең барлык төбәкләреннән 2000гә якын һәвәскәр спортчы спортның 26 төре буенча беренчелек өчен көрәшәчәк. Чараны Ростех дәүләт корпорациясе ярдәмендә «Хезмәт резервлары» оештырды.
28 февральдә «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында иң зур Бөтенроссия кышкы корпоратив фестивален ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Николай Волобуев, «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте президенты Илья Галаев, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов катнашты.
- Ростех корпоратив спортка актив ярдәм итә, чөнки безнең хезмәткәрләрнең сәламәтлеге - корпорациянең өстенлекләреннән берсе. Ярышлар Казанда уздырыла. Татарстан-корпорация өчен төп регионнарның берсе, монда безнең эре гражданнар һәм оборона предприятиеләре урнашкан, күпсанлы проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең өчен Татарстан Хөкүмәтенең инициативага кушылуы һәм корпоратив беренчелектә катнашуы мөһим, - дип билгеләп үтте Николай Волобуев, тантананы ачып, спортчыларны сәламләп.
- Быел Казан рекордлы санда катнашучылар кабул итте. Без 1 200 медаль уйнатабыз. Фестиваль мәйданчыкларында Җиңү өчен кискен көрәш башланачак, - дип ассызыклады «Хезмәт резервлары» Президенты Илья Галаев.
Фестиваль 27 февральдән 1 мартка кадәр узачак. Россиянең иң көчле спорт корпоратив коллективы исеме өчен 53 команда көч сынашачак,шуларның 30дан артыгы Ростех предприятиеләре.
Һәвәскәр спортчылар хоккей, стендка ату, волейбол, баскетбол, бадминтон, киберспорт, боулинг, чаңгы ярышлары, йөзү, гер спорты, шулай ук башка спорт төрләрендә үзләрен күрсәтә алачак. 400 комплект медаль уйнатылачак.