Кече бизнеска максималь ярдәм

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы утырышы 2 мартта узды. Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән сораулар арасында кече бизнесны үстерү проблемалары да бар иде.

Федераль закон актларына үзгәрешләр кертү салым йөкләнешен арттыра, җитештерелә торган товарның үзкыйммәтен арттыруга китерә. Күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча федераль ведомстволар белән хезмәттәшлекне көчәйтү буенча карарлар кабул ителде. Совет утырышында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International