Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итү узды.
Кабул итүне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, суд приставы - башкаручысы Камил Кадыйров, Башкарма комитетның балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Алинә Габдрахманова алып бардылар.
Хокукый ярдәм сорап 1 гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.