2020 нче елда Беренче Тапкыр Югары Ослан муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы 3 нче февральдә сишәмбе көнне узды. Утырышны Совет рәисе Камил Сәгъдиев алып барды. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, Югары Ослан районы мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касимов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов катнашты.
Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Иҗтимагый советның 2019 елгы эше турында хисап
2. 2020 елга Иҗтимагый советның эш планын раслау турында
3. Гражданнарны кабул итү графигын раслау турында
4. 2019 елда гражданнарның үзара салым акчасына төзелеш һәм ремонт эшләрен тормышка ашыру барышы турында
5. Югары Ослан муниципаль районының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү критерийлары турында
6. Сыйфатка бәйсез бәя бирү үткәрелә торган оешмалар исемлеген билгеләү турында
7. "Сайлаучыларның хокукый культурасы һәм активлыгы» район халкының сайлау участокларына килү проблемасы турында фикер алышу. Чишү юллары.
8. Яшьләр белән эшләүнең торышы һәм районда яшьләр хәрәкәтен активлаштыру чаралары турында.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.