Информатика укытучыларының район семинары

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

4 нче март көнне Матюшино урта мәктәбендә информатика укытучыларының «ФГОС буенча дәреснең технологик картасын эшләү» темасына район семинары булды. Аның кысаларында Матюшино урта мәктәбенең информатика укытучысы Гүзәл Токарева 9 нчы сыйныфта «Электрон таблицалар ярдәмендә гамәли мәсьәләләрне чишү» темасына ачык дәрес күрсәтте һәм 6 нчы сыйныфта «Имин Интернет» дәрестәнтыш эшчәнлек алып барды.

Аннары түгәрәк өстәл оештырылды, анда район укытучылары Баймяшкин Н.С., Антонова Л.М., Токарева Г. Р. тәҗрибә уртаклашты. Семинар оешкан төстә, мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International