2020 елның февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарарында, мондый продукция әйләнешенең күзәтүчәнлеген билгеләү чаралары белән китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында»гы карарына кул куелды.
Эксперт бәяләүләре буенча, легаль булмаган сыра продукциясенең 90% ы аның төрле сегментына туры килә.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Республика сыра ассоциациясе белән берлектә, легаль булмаган җитештерү һәм әйләнешкә каршы тору һәм сыра продукциясе базарының «яшәү» дәрәҗәсен арттыру максатларында, республика территориясендә «кега»транспорт тарасында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха маркировкалау буенча эксперимент үткәрү инициативасы белән чыкты.
Инициатива алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт тарафыннан хупланды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 февралендәге 122 номерлы эксперимент үткәрү турында карары кабул ителде, "Росалкогольрегулирование" белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе арасында тиешле килешүгә кул куелды.