Бүген Макыл авылы мәдәният йорты базасында «Без Берге»милли балалар сәнгать иҗаты фестиваленең муниципаль этабында чыгыш ясауның беренче көне узды.
Фестиваль халык иҗаты, балаларның шәхси уңышларын тәрбияләү һәм үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Чарада 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 50дән артык укучы катнашты: «Халык вокалы», «Халык вокаль ансамбльләре», «Хореография», «Инструменталь ансамбль», «Сәнгатьле уку», шулай ук «Иҗади гаилә», «Иҗат канатлары» - фестиваленең махсус номинацияләре.
Муниципаль этап җиңүчеләре 17 мартта Буа шәһәрендә узачак «Без Берге» фестиваленең зона этабында катнашачаклар.