Милли проектларны тормышка ашыру

2020 елның 6 марты, җомга

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «мәгълүмати инфраструктура федераль проекты кысаларында 2019 – 2021 елларда Югары Ослан районы буенча 45 социаль әһәмияткә ия объектны җепселле-оптик элемтә линияләре буенча тоташтыру планлаштырыла.

2019 нчы елда «Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башкарма комитеты элемтә линияләре буенча тоташтырылды. 2019 нчы елда өстәмә рәвештә Карахуҗа авыл җирлеге башкарма комитеты, Введенка Бистәсе, Түбән Ослан, Октябрьский бистәләрендә ФАПлар тоташтыру өчен җепселле-оптик элемтә линияләре төзелде.

Милли проектларны тормышка ашыру буенча барлык эш «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе комиссиясе һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый совет контролендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International