6 мартта «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта Нурлат һәм Түбән Кама районнары комиссияләре җитәкчеләре муниципаль районнарда милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районында комиссия җитәкчесе һәм сәркатибе Сергей Осянин һәм Фәридә Янтыкова, эшче комиссия әгъзалары катнашты.