Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында бүләкләү

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин хезмәткәрләрне, хатын-кызларны, ветераннарга бүләкләр тапшырды.

8 Март бәйрәме алдыннан министрлыкның киңәшмәләр залына ведомство алдында торган иң катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәүче 70тән артык хезмәткәр, шулай ук район ветераннар советлары рәисләре чакырылган иде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы барлык хатын-кызларга гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Шуннан соң кунаклар игътибарына бәйрәмгә махсус әзерләнгән кечкенә генә фильм тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International