Бүген Югары Ослан муниципаль районында Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге тарафыннан, социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси процессларны мониторинглау кысаларында, «Россия Федерациясендә иң актуаль социаль-икътисадый процесслар турында җәмәгатьчелек фикере»темасына социологик тикшеренү үткәрелде. Барлыгы 60тан артык кеше (төрле өлкә хезмәткәрләре, студентлар, пенсионерлар) сораштырылды.
Район Советы аппараты әлеге чарада ярдәм күрсәтүчеләргә һәм шәхсән катнашучыларга рәхмәт белдерә.