БӘЯЛӘР, КУЛЛАНУ КӘРҖИННӘРЕ ҺӘМ БЮДЖЕТЛАР

2020 елның 6 марты, җомга

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 23-29 февраль көннәрендә Татарстан буенча кулланучылар бюджеты (бер айга, дүрт кешедән торган гаиләнең бер әгъзасына исәпләгәндә) түбәндәгечә үзгәрде:

-Татарстан Республикасы методикасы буенча яшәү минимумының бәясе 0,13% ка арттыһәм 7819 сум 43 тиен тәшкил итте, шул ук вакытта азык-төлек продуктларына чыгымнар 0,23% ка артты, 3575 сум 63 тиен тәшкил итте Азык-төлек булмаган товарларга чыгымнар 385 сум 77 тиен тәшкил итте түләүле хезмәтләр 3498 сум 34 тиен тәшкил итте һәм башка түләүләр - 359 сум 69 тиен.;

- минималь куллану бюджетының хакы 0,15% ка артты һәм 16611 сум 05 тиен тәшкил итте, азык-төлек продуктларына чыгымнар 0,26% ка артты һәм 5712 сум 36 тиен тәшкил итте.;

- рациональ куллану бюджетының бәясе 0,07% ка артты һәм 45070 сум 72 тиен тәшкил итте, азык-төлек продуктларына чыгымнар 0,14% ка артты  һәм 14461 сум 41 тиен тәшкил итте, Азык-төлек булмаган товарларга чыгымнар 11413 сум 98 тиен тәшкил итте, түләүле хезмәтләр 16051 сум 01 тиен һәм башка түләүләр 3144 сум 32 тиен тәшкил итте.

Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 768 миллион 320 мең сум салым булмаган табыш керде:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International