Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының « Агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2018 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга гариза бирүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алу башлануын игълан итте.
Нигезләмә һәм тәртип белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
«Агростартап» гранты яшь фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтүне, төрле юнәлешләр буенча 5 млн.сумга кадәр крестьян-фермер хуҗалыгын үстерүне күздә тота.
Тулырак мәгълүматны Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 2-18-54, 2-19-63, 2-18-65 телефоннары аша алырга мөмкин.