Югары Ослан муниципаль районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
5 нче март көнне Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова Введенка Бистәсе авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырдылар. Алар Тарасова Екатерина Филипповна, Шакирова Фәвзия Гәрәй кызы, Петрова Екатерина Петровна һәм Андреева Мария Константиновна янына бардылар. Сугыш елларында авыр хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйттеләр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Истәлекле бүләкләр Алексеева Зоя Ивановна, Власова Клавдия Васильевна, Гизатова Зөл-Хәбирә Галимҗан кызы, Зобневая Прасковье Иван кызы, Лебедева Галина Ивановна, Мошкова Екатерина Александровна, Наумова Галина Владимировна, Нуруллина Сәлимә Нурулла кызы, Саттарова Хәлимә Һади кызы, Силантьева Августина Игнатьевна, Сухарецкая Антонида Андреевна, Шәфигуллина Равза Җамалетдин кызы, Столярова Анна Александровнага тапшырылды.
Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев мәдәният хезмәткәрләре Вера Анохина һәм Наталья Яманова белән берлектә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына юбилей медальләре тапшырдылар. Истәлекле медальләр Тарасова Надежда Павловна, Прохорова Нина Максимовна һәм Нефедов Виктор Максимовичка тапшырылды, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.