Ана капиталы гаиләләргә актив рәвештә рәсмиләштереләчәк

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны алуны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

Беренче бала өчен ана капиталы

Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яки уллыкка алынган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.

Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру

2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче барлыкка килгән булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның средстволары белән эш итү срокларын кыскарту

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерергә һәм аның средстволарын кыска вакыт эчендә кулланырга мөмкин булачак. МСК сертификаты бирүгә, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән дә артмыйча, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү өчен – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда бу сроклар, әгәр башка ведомстволарда мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International